Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында 18 майда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында (Казан шәһәре) “АК БАРС СОЗИДАНИЕ” хәйрия фонды сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Театр - All Inclusive” балалар театр студияләренең Гала-концерты оештырылды.
2021 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы мәйданчыгында гражданлык җәмгыяте вәкилләренең сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны күзәтүдә катнашуын тәэмин итү максатларында Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, "Гаилә канаты астында" ТИҖ президенты Изольда Жуйкова "Милли сорау һәм җавап" программасында катнашты. Программаны алып баручы - Татарстан халыклары ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2021 елның 17-30 маенда “Бөтенроссия салым диктанты” мәгариф акциясендә катнашырга чакыра.
«Россия Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Советының башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче укучыларның туклануына җәмәгать контроле буенча эш төркеме тарафыннан 2021 елның 15 апреленнән 17 маена кадәр 40, 49, 10, 5 нче мәктәпләр тикшерелде.
Казан җыелма эзтабарлар отрядының Үлем Үзәненә чираттагы экспедициясе Татарстан Республикасы ДОСААФ ярдәме белән оештырылды.
"Игелекле эшләр көне" хәйрия фондының юридик хезмәте үз эшен дәвам итә. Биредә ай саен төрле юнәлешләр буенча юристлардан консультация алырга була. Май аенда юристларның эш расписаниесе:
14 май көнне «Яшь гаилә Республикасы» Республика фестивален үткәрү кысаларында ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм «Гаилә канаты астында» ТИО арафыннан оештырылган «Бренд буларак гаилә» дип исемләнгән дискуссия мәйданчыгы узды. «Яшь гаилә Республикасы» фестивале - ул Татарстанның яшь гаиләләре конкурсы. Катнашу өчен гаризалар 2 апрельдә кабул ителде. Сайлап алу турларында Татарстан Республикасының 18 районыннан 25 гаилә катнашачак.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе административ комплексы территориясендә егетләр һәм кызлар командалары арасында автомобиль ярышы буенча республика конкурсы узды. Быел конкурс Дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгына багышланган.
2021 нче елның 14 нче маенда "Мега-Казан" сәүдә үзәгендә "Бизнеска хокук" федераль проекты кысаларында махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар өчен "Карьерага юл" конкурсының финалы узды. Чараның инициаторлары Россиядә "МЕГА" сәүдә үзәкләре һәм "Перспектива" РООИ белән идарә итүче Ingka Centers. Проектны Казанда "Шәһәр мәгариф үзәге" өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе башкарачак.