Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2021 елның 17-30 маенда “Бөтенроссия салым диктанты” мәгариф акциясендә катнашырга чакыра. «Бөтенроссия салым диктанты» мәгариф акциясендә катнашу өчен www.diktant.nalog.ru сайтында теркәлергә һәм катнашучының анкетасын тутырырга кирәк. Һәр катнашучы салымнар һәм салым салу өлкәсендә үз белемнәрен бәяләргә һәм аларның дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек алачак. Балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Диктант 60 минут дәвамлылыгы онлайн-тест форматында оештырылган. Узу нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы электрон сертификат алачак.