Сәламәт туклану - милләт сәламәтлеге!

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

«Россия Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында» 2014 елның 21 июлендәге 212-ФЗ номерлы Федераль закон, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Советының башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын үзләштерүче укучыларның туклануына җәмәгать контроле буенча эш төркеме тарафыннан 2021 елның 15 апреленнән 17 маена кадәр 40, 49, 10, 5 нче мәктәпләр тикшерелде. Комиссия билгеләп үткәнчә, гомуми белем бирү оешмаларына «Мәктәп туклануы» ҖЧҖеннән китерелгән продукция яхшы сыйфатлы.  Ашамлыкларның күләме балаларның туклану нормаларына, технология нигезендә ризыкларның сыйфатына туры килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International