14 май көнне «Яшь гаилә Республикасы» Республика фестивален үткәрү кысаларында ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы һәм «Гаилә канаты астында» ТИО арафыннан оештырылган «Бренд буларак гаилә» дип исемләнгән дискуссия мәйданчыгы узды. «Яшь гаилә Республикасы» фестивале - ул Татарстанның яшь гаиләләре конкурсы. Катнашу өчен гаризалар 2 апрельдә кабул ителде. Сайлап алу турларында Татарстан Республикасының 18 районыннан 25 гаилә катнашачак.
Түгәрәк өстәлнең көн тәртибенә яшь гаиләләр фикере буенча иң кискен мәсьәләләр куелган иде: торак мәсьәләсе һәм әлеге өлкә проблемаларын хәл итү өчен өстәмә чаралар, яшь гаиләләрдә икътисади грамоталылык һәм куркынычсызлык, социаль активлык. Мәйданчыкның модераторы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыкның социаль проектлар һәм һөнәри үзен-үзеңне тормышка ашыру бүлеге башлыгы Гәрәева Анна булды. "Гаилә канаты астында" ТР төбәк иҗтимагый оешмасы президенты, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Жуйкова гаиләдәге мөнәсәбәтләр, иртә аерылышуларның сәбәбе, яшьләрнең никахка керешүгә әзерлеге турындагы мәсьәләне күтәрде, «Нечкәбил» республика конкурсын үткәрү тәҗрибәсенә нигезләнеп, нык берлекләр мисалларын китерде. Яшь гаиләләр фикер алышуларда актив катнаштылар, яшь гаиләләргә ярдәм итү системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр керттеләр, Татарстанда балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары буенча тәкъдимнәр һәм мәгълүмат алдылар. Шулай ук мәйданчыкта ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм экспертлары: Ларионова Т.П., Хәбибуллина А. К., Хөсәенов Ф.С. катнашты.
Түгәрәк өстәл тәмамлангач, кунаклар һәм катнашучылар дискуссия мәйданында катнашучы яшь гаиләләрне хөрмәтләү өчен В.И.Ленин исемендәге КДК кинозалына юнәлделәр. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Т.П. Ларионовадан, ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Р.Н. Садыйковтан сәламләү сүзе яңгырады. Девятаевларның хәләл җефетләре Александр Михайлович һәм Фирдәвес Исмәгыйль кызы мәртәбәле кунаклар булдылар, алар шул исемдәге фильмны булдыру тарихы турында сөйләделәр. Чара "Девятаев" фильмын күрсәтү белән тәмамланды. Фильмнан соң кунаклар Девятаевлар гаиләсен әле озак җибәрә алмадылар, сораулар бирделәр, истәлекле фоторәсемнәр ясадылар.
25 майда “Яшь гаиләләр Республикасы” фестивалендә катнашучылар билгеләнәчәк, 3 июльдә ТР Халыклар дуслыгы йортында фестиваль узачак.
Чараны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән өчен: В.И.Ленин исемендәге мәдәният йорты администрациясенә, сценарист һәм алып баручы Бибишев В.Л. рәхмәтебезне белдерәбез.


