2023 елгы #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе илкүләм трек финалистларын котлыйбыз!
Казанда һәм Яшел Үзәндә “Сәламәтлек капитаны” проекты кысаларында дәресләр башланды, ул гражданлык җәмгыяте үсешенә Татарстан Республикасы гранты ярдәмендә уза.
2024 елда Казан масштаблы вакыйганы - БРИКС илләре саммитын (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка) кабул итәчәк. Мөһим вакыйгага әзерлек инде хәзер бара. Мәсәлән, 13 октябрьдә КИУда «БРИКС +: безне берләштергән кыйммәтләр» түгәрәк өстәле узды.
10 октябрьдә ТР Иҗтимагый палатасының «Хакимият белән сөйләшүләр» проекты кысаларында социаль яклау, ветераннарга ярдәм итү, сәламәтлекләрендә төрле чикләүләр булган кешеләрне тернәкләндерү һәм социализацияләү өлкәсендә эшләүче коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре, вәкилләре, социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән очраштылар.
Әтиләр көнен бәйрәм итү алдыннан Татарстанның Иҗтимагый палатасында экспертлар Татарстанда «Җаваплы әти булу» темасы буенча фикер алышу өчен түгәрәк өстәл артында җыелды.
«Игелекле Татарстан» республика ирекле эшчәнлек премиясенең гариза кампаниясе бара.
Ютазы мәктәбендә 2023 елның 13 октябрендә «Татарча диктант» белемнәрне тикшерү буенча бөтендөнья акциясе узды. Акция бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.
11 октябрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «торак милекчеләре ширкәтләре форматында күпфатирлы йортлар белән идарә итү: проблемалар һәм хәл итү юллары»дигән темага түгәрәк өстәл узды.
2023 елның 11 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге ял һәм хезмәт күрсәтү үзәгенең иҗади коллективлары Казан шәһәре муниципаль Ветераннар йортында зур бәйрәм концерты белән чыгыш ясады.
«Торак-коммуналь хуҗалык видеоярдәмчесе» яңа ролигыннан Татарстан халкы контейнер мәйданчыкларын тәртиптә тоту кагыйдәләре һәм каты коммуналь калдыклар өчен исәпләүләр турында беләчәк.