15 апрельдә Азнакай районы Иҗтимагый советы әгъзасы Миләүшә Рәшитова Балтач авыл җирлеге Советы Рәисе Тәслимә Мөстәкыймова белән Саба муниципаль районында «Беренчел ветеран оешмаларының махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль-гуманитар ярдәм күрсәтүдәге эше турында» дигән темага Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) советы төбәк иҗтимагый оешмасының күчмә семинар-киңәшмәсендә катнашты.
Шәмәрдән авылы, Лесхоз бистәсе һәм Байлар Сабасы штб Мәдәният йортында, Шәмәрдән сырхауханәсендә, урман хуҗалыгы тарихы музеенда, Н.М. Нургалиев исемендәге дендрология бакчасында, Лесхоз бистәсе картлар һәм инвалидлар интернатында булдылар. Байлар Сабасында социаль объектларда булдылар.
Семинар-киңәшмәдә Саба муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе Альфред Габдрахманов катнашучыларны СВОда катнашучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү буенча беренчел оешмаларның эше белән таныштырды. «Игенче» ҖЧҖ генераль директоры Алмаз Зарипов «СВОда катнашучыларга социаль-гуманитар ярдәм күрсәтү» темасына чыгыш ясады.




