Россия җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсенең 5 нче номерлы төзәтү колониясендә «Реабилитация һәм адаптация үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма вәкилләре хөкем ителгәннәр белән социаль эш һәм пробация буенча хезмәттәшлек кысаларында, аларның хезмәтен һәм көнкүрешен оештыруга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм күрсәтү максатыннан очрашу үтте.
2024 елның 19 июлендә Казанда гражданлык инициативаларын үстерүгә ярдәм итү үзәгендә СО НКОның VI Республика форумы кысаларында «Сәламәтлекне саклау һәм тормыш сыйфаты нигезе буларак көмеш волонтерлык» республика семинары узды.
ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Фәнис Хөсәенов Татарстан-24 телекомпаниясендә «Сатып алучылар активлыгы. Ничек үзгәрә?» темасы буенча «Главные новости» телепрограммасында катнашты.