18 февральдә Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан Республикасында яшь армияче хәрәкәтенең штаб начальнигы генерал-майор А.И. Бородин катнашында Казан шәһәренең Вахитов районы 41 нче урта мәктәбе укучыларын һәм кадетларын яшь армиячеләргә багышлау тантанасы булды.
10 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм иҗтимагый экспертиза комиссиясе утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзалары Андрей Королев, Илсөяр Гарифуллина, Рим Мостаев, Александр Поляков һәм Радий Зарипов катнашты.