«Чулпан» мәдәният үзәгендә 400дән артык махсус операция ветеранын, аларның гаилә әгъзаларын, профсоюз хәрәкәте, медицина җәмәгатьчелеге һәм хезмәт династияләре вәкилләрен берләштергән махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренең беренче фестивале үткәрелде.
Чарада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, сугыш хәрәкәтләре ветераны, Россия Героеның әтисе Альберт Сәфиуллин катнашты. Сәламләү сүзе белән шулай ук ТР Дәүләт Советының шәрәфле рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, «Бердәм Россия»нең ТРда иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесе Камил Садриев һәм Дәүләт Думасы депутатлары Рөстәм Кәлимуллин һәм Татьяна Ларионова мөрәҗәгать итте.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, республикада ветераннарга адаптацияләү һәм реабилитацияләүдән алып квалификациясен үзгәртүгә һәм эшкә урнаштыруга кадәр ярдәмнең тулы бер системасы булдырылган. Аның сүзләренә караганда, ветераннарның тәҗрибәсе һәм белемнәре закон чыгару һәм иҗтимагый эшләрдә дә бик кирәк.
Фестиваль кысаларында кунаклар өчен юридик һәм психологик ярдәм пунктлары, карьера үсеше үзәге, балалар мастер-класслары эшләде, шулай ук тыныч тормышка кайткан ветераннарның фотокүргәзмәсе күрсәтелде. Чара башланыр алдыннан катнашучыларга гуманитар йөк тапшырылды. Фронтка һәм яңа төбәкләргә ярдәм партияләрен оештыруда һәм җибәрүдә катнашкан волонтерлар һәм активистлар бүләкләнде.
Фестивальнең оештыручылары: «Бердәм Россия»нең ТРдагы иҗтимагый ярдәм штабы ярдәмендә ТР Профсоюзлар федерациясе, «Опора Героев» («Геройларга таяныч») ресурс үзәге» АКБО, «Батыр» исемле батальонга гуманитар ярдәм төркеме һәм «Алга хәрәкәте» АКБО.



