30 июльдән 2 августка кадәр Алабугада шәһәр ипподромы территориясендә XVIII Россиякүләм Спас ярминкәсе үткәрелде. Быел әлеге вакыйга Россиянең 16 төбәгеннән 740 декоратив-гамәли сәнгать остасын берләштерде. Ярминкәгә 340 меңгә якын кеше килгән иде.
Ярминкә программасы профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлары чыгышлары, халык һөнәрләре буенча мастер-класслар, шулай ук параллель вакыйгалар: Спас соборы янында концертлар белән кыңгырау чыңы фестивале һәм ипподромның төп сәхнәсендә гала-концерт белән автор җырлары фестиваленнән гыйбарәт иде. Ярминкә кысаларында беренче мәртәбә традицион уктан ату буенча «Туган Батыр» Россиякүләм турниры үткәрелде.
Ярминкә эшендә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев һәм палатаның традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе рәисе Ирина Александровская катнашты.
Александр Терентьев ассызыклаганча, меңьеллык Алабуга Татарстан картасында энҗе бөртеге булып тора һәм Спас ярминкәсе кебек бренд вакыйгалары белән республикадан читтә дә билгеле:
«Ярминкә аның бөтен Россия өчен кирәк булуын күрсәтте. Сәүдә итүчеләр дә, сатып алучылар да бар иде. Матур, шәп булды, кызыклы иҗади проектлар күп иде. Бу безнең барыбызга да алга таба үсеш өчен көч бирә».
Спас ярминкәсе 2008 елда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы инициативасы белән яңадан торгызылды һәм XIX гасыр традицияләрен дәвам итә, ул вакытта Нократ губернасында иң эреләрнең берсе иде. Бүгенге көндә әлеге мөһим иҗтимагый вакыйга, мәдәни мирасны саклау, осталарга ярдәм итү һәм төбәкара элемтәләрне ныгыту мәйданчыгы булып хезмәт итә.




