Казанда «Бер миссия тарихы: коммерцияле булмаган оешмаларда гаиләләр» Республика видеороликлар фестиваль-конкурсына йомгак ясалды

2026 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

2026 елның 23 июлендә «Туган авылым» милли комплексы ресторанының зур залында «Бер миссия тарихы: коммерцияле булмаган оешмаларда гаиләләр» республика иҗади фестиваль-конкурсына йомгак ясау тантанасы булды. Чара Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында үткәрелде.

Фестивальне Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды оештырды. Конкурс 12 июньдә Россия көнендә игълан ителде һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүгә багышланды. Аның төп максаты – халыкның традицион гаилә кыйммәтләрен үстерүгә ярдәм итә торган социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар (СЮ КБО) эшчәнлеге турында мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру, шулай ук иҗтимагый файдалы эшчәнлектә катнашуның гаилә бәйләнешләрен ничек ныгытуын чагылдыра торган реаль тарихларның киң аудиториясен күрсәтү. Конкурска барлыгы 58 гариза тапшырылган.

Бүләкләү тантанасын ачып, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев һәр роликта җанлы кеше тарихы торуына игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, иҗтимагый инициативаларның уңышы турыдан-туры ышанычлы тылга бәйле: «Мин сезнең роликларга, йөзләрегезгә карыйм – барыгыз да елмаясыз, барыгыздан энергия ташып тора һәм игелек эшләргә омтыласыз. Барыннан да элек үз ихтыярыгыз белән үзегезгә йөкләгән миссия өчен  рәхмәт белдерәм. Бу сезнең аңлы рәвештә сайлавыгыз, тормыш юлыгыз һәм чын кыйммәтләрегез. Һәм болар барысы да гаиләдә туа. Гаилә, крепость кебек, авыр мизгелләрдә кешене яклый һәм аңа көч өсти. Һәрберегездә гади идеядән яки инициативадан уртак эш туган тарих, ә мондый гамәлләр гаиләләрне ныгыта һәм мөнәсәбәтләрне ышанычлырак итә».

Терентьев аерым билгеләп үткәнчә, бүген коммерцияле булмаган оешмалар республика үсешенең чын драйверлары булып торалар, кайчак дәүләт яки бизнес булдыра алмаган бурычларга алыналар: «Сез еш кына дәүләт тә, бизнес та эшли алмаган нәрсәләргә алынасыз. Дөрес карарны сизгер һәм игелекле йөрәк  кушканча башкарыла торган бик күп өлкәләр бар. Һәм сез аларга алынырга курыкмыйсыз, ә иң мөһиме, нәтиҗәгә ирешәсез».

Профессионализм һәм гаилә кыйммәтләренең тыгыз бәйләнеше турындагы идеяне ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлекне саклау комиссиясе рәисе, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева дәвам итте. Ул ассызыклаганча, нык гаилә барлык әгъзалары олы гомуми мәгънә уртаклашкан һәм бер-берсенә ярдәм иткән җирдә туа: «Коммерцияле булмаган секторда дөньяны үзгәртә торган проектлар һәм инициативалар туа. Коммерцияле булмаган секторда кешеләрне уртак кыйммәтләр һәм гамьле күренешләр берләштерә. Нык гаилә барлык әгъзалар да бу кыйммәтләрне хуплый һәм уртаклаша торган урында барлыкка килә дип уйлыйбыз. Безнең конкурс шулай ук республикабызда балалар ата-ана үрнәгендә игелек кылырга өйрәнүче, гаиләне уртак игелекле эшләр берләштерүче һәм шундый илһамландыргыч тарихлар тудыручы ныклы гаиләләр саны артуга хезмәт итәр дип өметләнәбез».

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Эльвира Әхмәтова тәрбия аспектына аерым басым ясады. Үз чыгышында ул уртак хәйриячелек йортның атмосферасын үзгәртә, дип билгеләп үтте: «Гаилә бергәләп игелекле эшләр башкарганда,  гаҗәеп күренеш була. Балалар моны күңелләренә сеңдерә, һәм алар өчен яхшылык ул сүз генә түгел, ә нормага әверелә. Ир белән хатын бер-берсе өчен сөйгән яр булудан тыш, иң ышанычлы фикердәшләргә әвереләләр. Һәм йорт проектлар тудырырга теләгән урынга әверелә. Туганнарың янәшәдә булганда,  иҗтимагый эшең башта иң якыннарыңа юнәлтелә, ә алар аша тирә-юньдәгеләргә булган мәхәббәтеңнең дәвамына әйләнә».

Чакырылган гаиләләр өчен бәйрәм ашы барышында фестиваль лауреатларының өч видеоролигы, шулай ук конкурс йомгаклары буенча әзерләнгән гомуми ролик күрсәтелде. Фестиваль лауреатларына, призерларына һәм дипломантларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру чараның кульминациясе булды.

«Бер миссия тарихы: коммерцияле булмаган оешмаларда гаиләләр» фестиваль-конкурсы Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары нигезендә ныклы шәхесара багланышлар, гражданлык җаваплылыгы һәм гаилә берлекләре формалаштыру пространствосы буларак КБОның мөһим ролен тагын бер кат раслады.

 

Фестивальнең Лауреатлары булып 3 гаилә танылды:

 

ФИО

Коммерцияле булмаган оешма исеме

Муниципаль берәмлек

1.

Гөлназ Гали кызы һәм Руслан Наил улы Гиниатуллиннарның күп балалы гаиләсе

«ЗАПАДНЫЙ» («КӨНБАТЫШ») 
ТЕРРИТОРИАЛЬ ИҖТИМАГЫЙ ҮЗИДАРӘСЕ
ҖИРЛЕ ИҖТИМАГЫЙ ОЕШМАСЫ

Арча

2.

Айгөл Сәет кызы һәм Ренат Әмирхан улы Шәйхәйдаровларның күп балалы гаиләсе

«Антоновские сады»
(«Антонов бакчалары») мәдәни үсеш үзәге АКБО

Кама Тамагы

3.

Ильясов Марат Мөдәрис улы һәм
Овсянникова Надежда Валерьевна гаиләсе

«Я СМОГУ» («Мин булдырам») мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итү АКБО

Баулы

 

6 гаилә фестиваль призеры булды:

 

ФИО

Коммерцияле булмаган оешма исеме

Муниципаль берәмлек

1.

Руденколар гаиләсе: Антон Андреевич һәм Юлия Олеговна

«Сможем вместе» («Бергә булдырабыз»)
инвалид балаларга ярдәм итү  хәйрия фонды

Казан шәһәре

2.

Ермолаевларның күп балалы гаиләсе: Николай Анатольевич һәм Надежда Анатольевна

«Центр поддержки семейных ценностей» («Гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү үзәге») Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы

Кайбыч

3.

Янковскийларның күп балалы тәрбиягә алынган балалы гаиләсе: Николай Николаевич һәм Елена Сергеевна

«Пеликан» гаиләгә һәм балаларга ярдәм үзәге АНО

Спас

4.

Заһретдиновлар гаиләсе: Гадел Линар улы һәм Алия Әнәс кызы

«Сила в детях» («Балаларда көч») ХФ

Казан

5.

Әхмәтҗановларның күп балалы гаиләсе: Альберт Фәрит улы һәм Любовь Владимировна

«Благопомощь» социаль ярдәм үзәге АКБО

Спас

6.

Ганиевларның күп балалы гаиләсе: Нияз Фәнил улы һәм Ләйсән Фирдүс кызы

«Будущее поколение» («Киләчәк буын») балаларга ярдәм хәйрия фонды

Казан

 

4 гаилә фестивальнең дипломантлары булды:

 

ФИО

Коммерцияле булмаган оешма исеме

Муниципаль берәмлек

1

Гиняева Резеда Әкрәм кызы һәм Гайфуллин Мансур Асаф улы гаиләсе

«СОЗВЕЗДИЕ НУРЛАТА» («НУРЛАТ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ») социаль проектларга һәм инициативаларга ярдәм үзәге АКБО

Нурлат 

2

Лилия Салих кызы һәм Рамил Илдар улы Садриевлар гаиләсе

«Образование и Культура: Новации и Открытия» («Мәгариф һәм Мәдәният: Новацияләр һәм Ачышлар») иҗади инициативаларга ярдәм итү АКБО

Әлмәт

3

Альбина Фазыл кызы һәм Руслан Расих улы Дәүләтшиннарның күп балалы гаиләсе

«Дари добро» («Яхшылык бүләк ит») инвалид балаларның ата-аналарының һәм балачактан инвалидларның җирле иҗтимагый оешмасы

Лениногорск

4

Сәлимуллина Феруза Миңнегатдин кызы һәм Җамалеев Рамил Мирхәт улы гаиләсе

«Симург» сәламәтләндерү юнәлешен үстерүне коррекцияләү» АКБО

Апас

 

2 гаилә фестивальнең финалына узды:

 

ФИО

Коммерцияле булмаган оешма исеме

Муниципаль берәмлек

1.

Русиновларның күп балалы гаиләсе: Регина Рөстәм кызы һәм Динар Илнур улы 

«Ангел веры» («Иман фәрештәсе») хәйрия фонды

Казан

2.

Ашраповлар гаиләсе: Әнисә Минәхмәт кызы һәм Илдус Фәтхелбаян улы

«Көмеш» волонтерлар

Тукай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International