Әкият терапиясе республика балалар клиник хастаханәсендә балаларга дәваланырга ярдәм итә

2026 елның 10 июле, җомга

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы «Дом вдали от дома» хәйрия гаилә кунакханәсендә озак дәваланучы кечкенә пациентлар өчен әкият терапиясе дәресе үткәрелде.

Татарстанда 2016 елдан гамәлгә ашырыла торган проект балаларга авыру белән бәйле курку һәм борчылуларны җиңәргә ярдәм итә һәм сәламәтләнү өчен уңайлы мохит тудыра. Дәресләр өчен һәр әсәр сайлап алына һәм психологлар катнашында яраклаштырыла.

Бу көнне Льюис Кэрроллның «Алиса в Стране чудес» («Алисә могҗизалар илендә») әкиятен Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова укыды.

Асия Тимирясова: «Әкиятләр һәр баланың тормышында мөһим роль уйный. Алар яхшылыкка һәм үзара ярдәмләшүгә өйрәтеп кенә калмый, ә дәвалану вакытында бик мөһим булган уңай хис-кичерешләр дә бирә. Балаларның кайгыртучанлык һәм игътибарны тоюы бик мөһим», – дип билгеләп үтте.

«Дом вдали от дома» – балалары онкология, реанимация һәм тернәкләндерү бүлекләрендә озак вакыт дәвалана торган гаиләләр яши торган Республика балалар клиник хастаханәсе территориясендәге бушлай гаилә кунакханәсе. Ел саен әлеге йорт 900дән артык гаиләне кабул итә. Проект «Семья вместе» («Гаилә бергә») хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. «Әкиятчеләр» ролендә төрле вакытта танылган спортчылар, бизнесменнар, педагоглар, актерлар, депутатлар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International