Татарстанда коммерцияле булмаган оешмалар өчен ТР Рәисе грантларына гаризалар кабул итү башланды

2026 елның 1 июле, чәршәмбе

1 июльдән гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү буенча конкурска гаризалар кабул ителә башлый. 2026 елда конкурсның гомуми бюджеты 163 204 768 сум тәшкил итә.

Конкурсны оештыручылар – гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирүгә конкурслар үткәрү буенча республика комиссиясе һәм «Коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» АКБО (АНО) тора.

Конкурста катнашуга Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән һәм билгеләнгән таләпләргә туры килә торган социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар чакырыла. Конкурс игълан ителүгә кадәр алты ай элек теркәлгән оешмалар 500 мең сумга кадәр грант алырга мөмкин; бу суммадан артыграк грантлар өчен – кимендә бер ел элек теркәлгән булу кирәк.

Конкурс 21 юнәлеш буенча үткәрелә, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтү, гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү, сәламәтлекне саклау, патриотик тәрбия бирү, тарихи хәтерне саклау, милләтара һәм динара татулыкны ныгыту, МХОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, татар милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау, иҗтимагый дипломатияне үстерү һәм башкалар.

Гаризаларны әзерләүдә ярдәм итү өчен оештыручылар конкурста потенциаль катнашучылар өчен укыту семинарлары һәм консультацияләр үткәрә. Чараларның графигы һәм форматлары турындагы мәгълүмат оештыручыларның рәсми ресурсларында урнаштырыла.

Конкурсны үткәрү сроклары:

  • Гаризаларны җыю: 2026 елның 1 июленнән 14 августына кадәр (45 көн);
  • Катнашучыларның документларын тикшерү: 2026 елның 14 августыннан 3 сентябренә кадәр;
  • Гаризаларга карата эксперт бәяләве: 2026 елның 28 сентябреннән 15 октябренә кадәр;
  • Җиңүчеләрне билгеләү: 2026 елның 27 октябреннән 5 ноябренә кадәр;
  • Килешүләргә кул кую: 2026 елның 5 ноябреннән 31 декабренә кадәр.
  • Проектларны гамәлгә ашыру: 2027 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр.
  • Гаризалар конкурсның рәсми платформасында кабул ителә: грантыраисарт.рф.

Конкурс турындагы тулырак мәгълүмат һәм нигезләмә белән сылтама буенча кереп танышырга мөмкин.

Элемтә өчен мәгълүмат

«Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмага ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге» АКБО

  • Телефон: +7 995 332-46-10
  • Электрон почта: rrc@nkort.ru
  • Рәсми сайт: nko.tatarstan.ru
  • ВКонтактеда: vk.com/rrcnkort
  • Telegram: t.me/rrcsonko
  • Макс: max.ru/id1655419806_biz

Татарстанның коммерцияле булмаган оешмаларын конкурста катнашырга һәм республика халкына  файдалы булырлык социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашырырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International