Казанда Яшьләр көне: 50 меңнән артык кунак һәм 50 интерактив мәйданчык

2026 елның 30 июне, сишәмбе

27 июньдә Казанда Россиякүләм яшьләр көне билгеләп үтелде. Бәйрәмнең үзәк мәйданчыгы «УРАМ» экстрим-паркы булды. Фестиваль 50 меңнән артык кунакны җыйды һәм Россиянең 24 шәһәреннән һәм 16 төбәгеннән яшьләрне берләштерде. Татарстандагы вакыйганың төп оештыручысы һәм координаторы ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Мария Крюкова булды.

Фестиваль программасы сигез юнәлеш буенча оештырылган: спорт, карьера, сәламәтлек, мәгариф, интерактив мәйданчыклар, патриотик активлык, гаилә блогы һәм музыкаль программа. Территориядә 50дән артык интерактив зона эшләде, анда кунаклар үзләрен төрле өлкәләрдә сынап карый, эш бирүчеләр һәм белгечләр белән аралаша алды.

Спорт өлеше BMX, скейтбординг, самокат, паркур, воркаут һәм башка дисциплиналар буенча ярышларны берләштерде. Яшьләр көне кысаларында беренче тапкыр сәламәтлекне комплекслы рәвештә тикшереп булды – сәламәтлек мәйданчыгында 3 меңнән артык кеше булды.

Белем бирү программасы маркетинг, креатив индустрияләр, ясалма интеллект һәм эшмәкәрлек темалары буенча федераль спикерлар чыгышларыннан тора иде. Карьера буенча консультацияләр һәм эш бирүчеләр белән очрашулар иң кирәкле активлыкларның берсе булды. Никахлашу тантанасы аеруча игътибарны җәлеп итте – Яшьләр көнендә ике пар рәсми рәвештә үз мөнәсәбәтләрен теркәде.

кульминациясе Konfuz һәм хедлайнер L’One чыгышлары булды. Финал концерты меңләгән тамашачы җыйды һәм бәйрәмнең якты финалы булды.

Мария Крюкова сүзләренчә, фестивальнең төп бурычы – һәр яшь кеше үз юлын таба алырлык пространство булдыру:

«Яшьләр көнен без зур мөмкинлекләр маршруты буларак оештырдык. Безгә кешенең фәкать концертка гына килүе түгел, үзен төрле юнәлешләрдә сынап каравы мөһим: тренировка узуы, эш бирүче белән сөйләшүе, табибка сорау бирүе, лекция тыңлавы – һәм нәтиҗәдә үзенә кирәкле юнәлнешне табуы».

Чараны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы оештырды. Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International