4 июльдә «Елмай» паркында ел саен үткәрелә торган «Иҗат муллыгы – Казан җырлый» фестивале кысаларында «Бердәмлек түгәрәге» акциясе узачак. Акция Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган һәм илебез халыклары мәдәниятенә карата бердәмлек, татулык һәм хөрмәт символына әвереләчәк.
14: 30 сәгатьтә паркның төп сәхнәсе каршында теләгән һәркем кулга-кул тотынып зур халык даирәсенең бер өлеше була алачак. Оештыручылар кунакларны милли костюмнарда яки аларның элементлары белән килергә чакыра. Катнашучылар җыелу – 14:00 сәгатьтә сәхнә янында.
«Иҗат муллыгы – Казан җырлый» фестивале – Татарстанның оригиналь музыка башкаручы музыкантларын таныту мәйданчыгы ул. Бу көнне төп сәхнәдә 13:00 дән 21:00 гә кадәр 60 тан артык артист чыгыш ясаячак. Программада шулай ук оештыручыларның һәм экспертларның фестивальдә катнашучылар белән очрашу-лекцияләре дә бар.
Казан халкын һәм кунакларны бәйрәмгә кушылырга һәм зур бердәмлек түгәрәгенең бер өлеше булырга чакырабыз.
Дата һәм вакыи: 4 июль, 13:00 – 21:00
Урын: «Елмай» паркы (Казан шәһәре)