29 июньдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисад һәм уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре буенча комиссиясенең күчмә киңәшмәсе булды. Комиссия әгъзалары Яңа Савин районының «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән ишегалды территорияләрен карадылар.
Комиссия ике объектта булды. Беренчесе – Ф.Әмирхан урамы, 41 адресы буенча 2025 елда төзекләндерелгән ишегалды. Биредә районда беренче тапкыр этләр йөртү мәйданчыгы булдырылган. Икенче объект – Ф.Әмирхан урамы, 77-85 һәм Чуйков урамы, 34 адресы буенча урнашкан ишегалды территориясе, быел анда төзекләндерү эшләре алып барыла. Тикшерү вакытында юл эшләре 49% ка үтәлгән, яктырту – 80% ка, кече архитектура формалары монтажлана.
Йомгаклау киңәшмәсе Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясендә үткәрелде. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының икътисад һәм уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре комиссиясе рәисе Айрат Гыймадетдинов һәм рәис урынбасары Арина Петрова чыгыш ясадылар.
Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институтының баш архитекторы-шәһәр төзүчесе Олег Гордиенко программаны гамәлгә ашыруның барышы турында презентация тәкъдим итте. «Уютный дом» һәм «Савиново» идарәче компанияләре вәкилләре төзекләндерү кысаларындагы эшләр турында сөйләделәр.
Күзәтү нәтиҗәләре буенча катнашучылар башкарылган эшләрнең сыйфаты һәм киләчәктә булачак багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

