26 июньдә Казан федераль университетында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы булды. Чарада ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Фәрид Сафин катнашты.
Катнашучылар җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге төп мәсьәләләр: гараж амнистиясен гамәлгә ашыру, шулай ук җирләрдән рөхсәт ителгән файдалану төрләрен үзгәртү тәртибен җайга сала торган 295-ФЗ номерлы Федераль законның үз көченә керүе белән бәйле законнардагы үзгәрешләр турында фикер алыштылар.
Совет әгъзалары бәяләү эшчәнлегенең сыйфатын күтәрү максатларында «Татарстан Республикасы бәяләүчеләр берлеге» коммерцияле булмаган партнерлыгының хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеге практикасы буенча фикерләштеләр.
Утырыш азагында катнашучылар билгеләнгән өлкәләрдә алга таба хезмәттәшлек итү һәм эшне үстерү буенча тәкъдимнәр белән алмаштылар.


