3 июньнән 5 июньгә кадәр Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырылган «Карин татарлары IV. Яшьләр җыены» үткәрелде.
Чара кысаларында ТР Иҗтимагый палатасының традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту комиссиясе рәисе урынбасары Райнур Хәсәнов катнашында «Акыл фабрикасы» Бөтендөнья татар яшьләре форумының белем бирү программасы оештырылды.
Өч көн дәвамында укучылар һәм студентлар ясалма интеллект белән таныштылар, шәҗәрә төзергә өйрәнделәр, милли уен коралларын һәм сәнгать иҗатын үзләштерделәр, шулай ук шәһәр музейларында булдылар.
Беренче көнне катнашучылар нейрочелтәрләрне куллану буенча мастер-класслар үттеләр, идеяләрне реаль проектларга әверелдерергә өйрәнделәр, шулай ук үз куллары белән милли бизәкле стикерпаклар, брелоклар һәм алкалар ясадылар.
Икенче көн шәҗәрә төзү буенча мастер-класс белән башланды. Катнашучылар шулай ук милли музыка уен кораллары белән таныштылар, вокал һәм рәсем сәнгате дәресләре үттеләр. Көн дәвамында балалар өчен татар телендә уеннар, шул исәптән популяр «Мафия» уены да оештырылды.
Финал көне мәдәни программага – «Молот» заводы тарихы музеена һәм дөнья халыкларының баш киеме музеена экскурсияләргә багышланган иде.
Мәгариф программасы заманча форматларны һәм традицион татар мәдәниятен берләштерде.



