Казанда «Созвездие – Йолдызлык» фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

2026 елның 2 июне, сишәмбе

1 июньдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгатенең XXVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә ТР Рәисенең махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев катнашты.

Яшь талантларга бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Фестивальдә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләре бирү традициясе 2006 елда барлыкка килә. Шушы вакыт эчендә Татарстанның төрле муниципаль районнарыннан 583 катнашучы стипендиат булган. 1 нче дәрәҗә лауреатлар әзерләгән педагоглар да премияләр ала.

Чарада шулай ук закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, мәдәният һәм мәгариф өлкәләре вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International