Мәскәүдә Татарстан вәкилләре катнашында «Тыл һәм фронт: уртак җиңү» күргәзмәсе ачылды

2026 елның 20 мае, чәршәмбе

19 майда Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының территориаль үсеш, шәһәр мохите һәм инфраструктура комиссиясе тарафыннан оештырылган «Тыл һәм фронт: уртак җиңү» фотокүргәзмәсе ачылды. Экспозиция Татарстан шефлык иткән Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләрен торгызуга, шулай ук республика сугышчыларының махсус хәрби операциядә катнашуына багышланган.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасыннан РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, МХО катнашучысы, «Ветераннар» штурм бригадасының ихтыяри эш башкаручысы Денис Спирин, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ранил Нуриев катнашты.

Күргәзмәнең инициаторы Ольга Павлова билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән сурәтләр – фотографияләр җыентыгы гына түгел, ә вакыт авазы һәм чор документы, анда һәр кадр – батырлык дәлиле.

Фәнил Әһлиуллин ассызыклаганча, күргәзмә –Татарстанның Луганск Халык Республикасы шәһәрләренә ярдәм итү процессына ни рәвешле кушылуының чын үрнәге. Ул искәрткәнчә, республиканың авария бригадалары Лисичанскида һәм Рубежноеда тәүлек буе эшли.

Экспозициядә анда яшәүчеләрнең  фотосурәтләре аерым урын алып тора, алар яшәвен, эшләвен һәм хыяллануын дәвам итә. Күргәзмә өч мәгънә блогыннан тора: җимерелү чынбарлыгы, кешеләр һәм хезмәт, нәтиҗә һәм алга таба хәрәкәт. Экспозиция РФ Иҗтимагый палатасында 29 майга кадәр эшләячәк.

Ачылу кысаларында шулай ук МХО зонасында Татарстан волонтерларының эше турында сөйләүче «Не шелковый путь» («Ефәк булмаган юл») кыска метражлы документаль фильмы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International