Яр Чаллыда Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның остазлык мәктәбенең күчмә проект лабораториясе тәмамланды

2026 елның 26 апреле, якшәмбе

26 апрельдә Яр Чаллыда «Социаль эшмәкәрлек: коммерцияле булмаган оешмаларның үсеше өчен инструментлар» белем бирү курсы кысаларында оештырылган күчмә проект лабораториясенең өченче көне тәмамланды. Төп вакыйга булып катнашучылар өч көн дәвамында эшләгән проектларны команда белән яклау булды. Жюри бәяләмәсенә биш инициатива тәкъдим ителде.

Жюри составына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» Берлеге һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре керде.

Проектның инициаторы, ТР Иҗтимагый палатасының социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау комиссиясе рәисе, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева, катнашучылар үз проектларының чын архитектурасын – ныклы нигезле, уйланылган структуралы һәм үсеш векторы булган проектларны төзи алдылар, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук Россиянең илкүләм максатларын проект эшчәнлегенә интеграцияләү кирәклегенә дә игътибар итте.

Йомгак ясау тантанасында шулай ук Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Валентина Зайцева катнашты.

Катнашучылар лабораториянең гамәли кыйммәтен югары бәяләделәр, яңа белемнәр үзләштерүне, ресурсларны җәлеп итү һәм бизнес белән багланышларны җайга салу өчен инструментлар алуны, шулай ук илһамландыручы атмосфераны һәм файдалы танышуларны билгеләп үттеләр. Катнашучыларның берсе укуларны трансформация белән чагыштырды: «Алмаз килеш килдек – бриллиант булдык».

Проект Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, «АК БАРС» БАНК ГАҖ корпоратив университеты, «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды һәм «Шәһәр мәгариф үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый учреждениесе белән берлектә гамәлгә ашырыла. «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» хәйрия фонды күчмә йомгаклау сессиясенә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ («РИТЭК» ҖЧҖ) социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы грантын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International