Казанда КФУ базасында «Икенче старт» номинациясендә «Һөнәрендә иң яхшысы» Россиякүләм һөнәри осталык конкурсы үткәрелде. Оештыручылар – Татарстанның «Россиядә эш» кадрлар үзәге һәм КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе.
«Икенче старт» номинациясе җитди сынаулар аша үтеп, тормышларының яңа бүлеген башлаган батыр йөрәкле махсус хәрби операция ветераннарын берләштерде. Катнашучылар үз тәҗрибәләрен һәм компетенцияләрен күрсәттеләр, хезмәтне саклау һәм кадрлар үзәкләре белән хезмәттәшлек буенча тест биремнәрен үтәделәр.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, патриотик тәрбия, яшьләр һәм ветераннар эшләре буенча Комиссия рәисе, «ВОИН» үзәгенең Татарстандагы филиалы инструкторы Әнвәр Мөхәммәтҗанов мактаулы икенче урынны яулады.
Конкурс кысаларында Әнвәр үзенең хәрби юлы, авыр яралануы һәм актив тормышка ничек әйләнеп кайтуы турында сөйләде. Бүген ул инструктор гына түгел, яшь буынга патриотизм, батырлык һәм чын дуслык кыйммәтләрен тапшыручы, республиканың иҗтимагый тормышында актив катнашучы остаз да.
Сынау йомгаклары буенча жюри конкурсантларның югары дәрәҗәдә әзерләнүен билгеләп үтте. Конкурс мәйданчыгы катнашучыларга ярдәм итү, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа карьера мөмкинлекләрен эзләү мәйданчыгына әверелде.
