Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Казан шәһәренең «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» мәгариф үзәгенең 30 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара булды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Тантаналы өлештә мәктәп үсешенә зур өлеш керткән вәкилләрне бүләкләделәр. Фәрит Мөхәммәтшин учреждениенең куәтле драйверы буларак педагогларның мөһим ролен билгеләп үтте.
Александр Терентьев үз чыгышында мәктәпнең уникальлеген һәм аның Татарстан халыклары ассамблеясе белән бәйләнешен ассызыклады:
«Татарстан халыклары ассамблеясе – иҗтимагый инициативаның дәүләт тарафыннан хуплануы үрнәге. Ассамблея илдә ресурс үзәкләренең иң яхшы үрнәкләренең берсе булып тора. Зур тату милләтара гаиләдә шундый сорау туа: балалар кайда укыячак? Бүген, биредә төрле телләр яңгыраганда, мәктәпнең җырлар, биюләр, телне өйрәнү аша яхшы итеп культурологик нигез бирә алуы бик мөһим. Ассамблея һәм якшәмбе мәктәбе үзендә гражданлык инициативаларын һәм дәүләт ярдәмен берләштерә».
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы исеменнән Александр Терентьев коллективка Татарстан халыклары телләрендә илкүләм мәгарифне үстерүгә керткән өлешләре, мәдәни мирасны үзләштерүләре, республика халыклары диалогын ныгытулары өчен һәм мәктәпнең 30 еллыгы уңаеннан Рәхмәт хаты тапшырды, шулай ук педагогларга күпьеллык хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Чара мәктәптә тәрбияләнүчеләр катнашындагы бәйрәм концерты белән тәмамланды.