«Созвездие-Йолдызлык» театрында Татарстан Республикасында гражданнарга патриотик тәрбия бирү буенча Координация советы утырышы булды. Чара хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләрен берләштерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендә үткәрелгән утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев катнашты.
Утырышны ачып, Ләйлә Фазлыева патриотик тәрбиягә мөнәсәбәтне яңарту һәм төбәк проектларын заманча проблемаларны исәпкә алып яңадан карау кирәклеген ассызыклады: «Бүгенге көндә безгә төбәк проектларын яңадан барларга, аларны гамәлгә ашыруның яңа дәрәҗәсенә ирешергә һәм яңа бюджет циклына инде актуаль карарлар белән керергә кирәк. Шул ук вакытта эшне кече яшьтән башлау мөһим – нәкъ менә шул вакытта гаиләгә, җәмгыятькә һәм Ватанга мөнәсәбәтне билгели торган төп рухи кыйммәтләр формалаша».
Утырыш барышында катнашучылар муниципаль программаларны гамәлгә ашыру дәрәҗәсе, финанслау мәсьәләләре, шулай ук яшьләр белән мәгълүмати эшне көчәйтү зарурлыгы турында фикер алыштылар. Гражданлык һәм гаилә патриотизмын үстерүгә, шулай ук яшүсмерләрне социаль әһәмияткә ия инициативаларга җәлеп итүгә аерым игътибар бирелде.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров үз докладында: «Патриотик тәрбия – хәрби әзерлек кенә түгел. Бу, барыннан да элек, үз илеңә, гаиләңә, гореф-гадәтләреңә һәм туган җиреңә аңлы рәвештә булган мәхәббәт. Безгә эш форматларын һәрдаим яңартырга, кызыксыну уятырлык һәм җәлеп итәрлек булсын өчен аларның яшьләргә аңлаешлы һәм якын булуына ирешергә кирәк. Мондый чараларны үткәрү «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә».
Утырышта катнашучылар шулай ук ведомстволар, мәгариф оешмалары һәм иҗтимагый сектор үзара активрак хезмәттәшлек итәргә, шулай ук патриотик тәрбия өлкәсендә мөһим ресурс буларак коммерцияле булмаган оешмаларның ролен көчәйтергә кирәклеген билгеләп үттеләр.
Чара «Я, бабушка, Илико и Илларион» спектаклен тамаша кылу белән тәмамланды, ул яшьләрне тәрбияләүдә мәдәниятнең рухи кыйммәт ориентирлары һәм роле турында фикер алышуның дәвамы булды.




