24 мартта, Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көнендә, Россия Кызыл Хачның Татарстан төбәк бүлеге волонтерлары Сәламәтлек атнасын башлап җибәрде, рус телле һәм чит ил студентлары өчен интерактив лекцияләр үткәрделәр.
Катнашучылар туберкулезны йоктыру юллары, иртә диагностикалауның мөһимлеге һәм профилактика чаралары турында фикер алыштылар. Очрашу викторина белән тәмамланды, иң активлары истәлекле бүләкләр алды.
«БРИКС гаиләсе» проекты гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Андрей Анисимов билгеләп үткәнчә:
«Тыңлаучылар арасында Россиялеләрнең генә түгел, ә Һиндстан, Гыйрак, Иран, Ливан, Төркия, Эквадор һәм башка илләрдән килгән егетләрнең дә булуы аеруча күңелле. Профилактика – гомуми бурыч, ә туберкулез географик чикләрне белми»
Проект лидеры, КФУның ИФМИБ студенты Мәликә Тальдаева тәэсирләре белән уртаклашты:
«Без төрле максатчан аудиторияләрне колачларга тырыштык, шуңа күрә чараларны рус, инглиз һәм испан телләрендә үткәрдек. Тыңлаучыларга кызыксынулары һәм яңаны белергә әзер булулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Нәкъ менә шундый очрашулардан үз сәламәтлегеңә аңлы мөнәсәбәт һәм бер-берең турында кайгырту башлана».


