Казанда шәһәр паркларын һәм скверларын агач төзелеш сәнгатенең югалган үрнәкләрен яңарта торган сыерчык оялары белән бизәү буенча тарихи-экологик акция дәвам итә. Инициативага музей җәмәгатьчелеге кушыла.
Журналистларга ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, В.И. Ленинның йорт-музее мөдире, туган якны өйрәнүче Марк Шишкин хәбәр иткәнчә, акциядә академиклар Арбузовларның йорт-музее, шулай ук ТР Милли музее структурасына керүче В.И. Ленинның йорт-музее катнашачак.
Язгы акция кысаларында шәһәрдә 12 сыерчык оясы урнаштырылачак, алар элек Казан урамнарын бизәгән, югалган агач йортларның фасадлары үрнәгендә булдырылачак, шул исәптән Жуковский урамындагы Пятницкий йорты һәм Нагорная урамындагы Матерн утары.
Марк Шишкин билгеләп үткәнчә, акцияне оештыручылар агач төзелеш сәнгатенең сакланмаган иң яхшы үрнәкләрен җыйды һәм аларны киң җәмәгатьчелеккә аңлаешлы итүгә иреште.

