Мәскәүдә патриотик форум үткәрелде, аның эшендә ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова катнашты. Чара федераль һәм төбәк хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен һәм мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге экспертларны җыйды.
Форум кысаларында мәгариф системасын үстерүгә һәм модернизацияләүгә, балалар һәм яшьләр арасында патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән федераль программа һәм проектларга йомгак ясалды. Соңгы алты елда илдә 1714 мәктәп һәм 1693 балалар бакчасы төзелде; 2022 елда 6523 мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Узган ел гына да 267 балалар бакчасына, 82 көллият һәм техникумга капиталь ремонт ясалган. Бу саннарны үз чыгышларында Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Андрей Николаев һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Алена Аршинова китерде. Форумны ачып, алар мәгариф инфраструктурасын модернизацияләүнең федераль программаларын гамәлгә ашыруга иҗтимагый активистларның зур өлеш кертүен ассызыкладылар.
Балалар һәм яшьләр арасында тәрбия эшенең төбәк проектларын тәкъдим итү форумның мөһим өлеше булды. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова патриотик юнәлештәге чаралар турында җентекләп сөйләде. Башка регионнардагы коллегаларда «Улицы наших героев» («Геройларыбыз урамнары»), «Моя родословная» («Минем шәҗәрә»), «Дети рисуют страну» («Балалар илнең рәсемен ясый») һ.б. проектлар кызыксыну уятты, алар республикабызда күп еллар дәвамында гамәлгә ашырыла.
Асия Тимирясова билгеләп үткәнчә, тәрбия чараларының нәтиҗәлелеге төбәк җитәкчелеге ярдәменә бәйле: «Безнең республика күп яктан уникаль. Тәрбия, мәгариф һәм яшьләр проектларын стимуллаштыру бездә социаль сәясәтнең абсолют өстенлекләре рангына күтәрелгән. Һәм һәр инициатива яшьләр арасында җылы кабул ителә. Безнең республикада игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы патриотлык һәм гражданлык тәрбияләү өлкәсендәге проектларга нинди көчле этәргеч биргәнен күрәбез».
Форум тәрбия юнәлешендәге иң кызыклы һәм нәтиҗәле практикалар белән уртаклашу өчен платформага әверелде, республикабызда уңышлы гамәлгә ашырылган проектлар илнең башка төбәкләрендә дә кертеләчәк.



