«Коммерцияле булмаган оешмалар социаль үзгәрешләр драйверына әверелде»: ТР Иҗтимагый палатасы рәисе ТР Дәүләт Советында гражданлык җәмгыяте институтларының торышы турындагы доклад белән чыгыш ясады

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

15 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев 2025 елда граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында еллык доклад белән чыгыш ясады. Игътибар үзәгендә –коммерцияле булмаган секторның роле, хакимият һәм җәмгыять диалогы механизмнары, шулай ук алдагы эш өстенлекләре.

Ел башына республикада 6 меңнән артык коммерцияле булмаган оешма теркәлгән. Коммерцияле булмаган сектор, дип билгеләп үтте Александр Терентьев, дәүләт һәм бизнес карамагында булмаган социаль проблемаларны хәл итү драйверы булып тора һәм җәмгыять ихтыяҗларының индикаторы буларак, яңа таләпләргә беренче булып җавап бирә.

Гражданнарның һәм коммерцияле  булмаган секторның республиканы үстерү һәм кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту эшчәнлегенә җәлеп ителүе гражданлык җәмгыятенең җитлеккәнлеген күрсәтә. Узган ел, Ватанны саклаучылар елы, татарстанлыларның югары дәрәҗәдә бердәмлеген күрсәтте. Иҗтимагый палата, коммерцияле булмаган оешмалар һәм гражданнар МХО зонасындагы сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә, гуманитар йөкләр җыюда һәм җибәрүдә, үз ирке белән эш башкаручыларны үстерүдә актив катнаштылар.

Республикада коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү системасы комплекслы характерда. Республика һәм федераль грантлар гамәлдә, дәүләт программасының бер өлеше буларак «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм» ярдәм итү программасы гамәлгә ашырыла. Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга социаль хезмәтләр күрсәтүчеләр реестрына кертелгән, коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү ресурс үзәкләре эшли. 2015 елдан башлап гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен ТР Рәисе премиясе бирелә, дистәләгән оешма һәм җәмәгатьчеләр аның лауреатлары булды.

Александр Терентьев билгеләп үткәнчә, ике дистә ел эчендә дәүләт һәм җәмгыять диалогы тотрыклы форма алды. Бүген Иҗтимагый палатаның министрлыклар һәм ведомстволар белән хезмәттәшлек итү турындагы килешүләре гамәлгә ашырыла, башкарма хакимият органнары каршында һәм муниципаль берәмлекләрдә иҗтимагый советлар эшли, кире элемтә каналлары гамәлдә.

Сорауларның күбесе 2026 елга расланган эш планында чагылыш тапты. Өстенлекләр арасында шулай ук – гражданнар һәм коммерцияле булмаган оешмаларның көчләрен хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлектә берләштерү.

«Иҗтимагый палата үз миссиясен үтәвен дәвам итәчәк – системалы үзгәрешләр һәм гадел карарлар нигезендә туган республиканың тотрыклы үсешенә ирешү өчен җәмгыятьне хакимият белән диалогта берләштерү», – дип ассызыклады Александр Терентьев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International