Халыкара хатын-кызлар көне белән!

2026 елның 8 марты, якшәмбе

8 март – матурлыкны, назлылыкны һәм гармонияне гәүдәләндерүче матур язгы бәйрәм ул. Нәкъ менә хатын-кызлар күңелләребезне җылыта һәм көч бирә, игелекле эшләргә һәм көрәштәге казанышларга рухландыра, традицион гаилә кыйммәтләрен саклый һәм җәмгыятьтә күңелләргә үтеп керә торган мәхәббәт һәм кайгырту атмосферасы тудыра.

Быел  20 еллыгын билгеләп үтүче Татарстан Иҗтимагый палатасы өчен хатын-кызларның республика тормышында актив катнашуы үзгәрешсез кыйммәт булып кала. Гүзәл затлар коммерцияле булмаган секторда лаеклы урын биләп тора, иҗтимагый инициативаларны җитәклиләр, социаль проектларны гамәлгә ашыралар һәм гражданлык җәмгыятен ныгытуга бәяләп бетергесез өлеш кертәләр. Зирәклек, сизгерлек һәм җаваплылык иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә һәм уртак хезмәтне чын мәгънәсендә иҗади итә.

Сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек телибез. Янәшәгездә һәрвакыт яраткан һәм кадерле кешеләрегез булсын, һәр көнегез бәхет, игътибар һәм кайгырту белән тулы булсын.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе

А.М. Терентьев

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International