Казанда Әсгать Галимҗановны искә алдылар һәм Татарстанның иң яхшы социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларына аның исемендәге премия тапшырдылар

2026 елның 2 марты, дүшәмбе

2026 елның 2 мартында Казанда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар арасында Әсгать Галимҗанов исемендәге иҗтимагый премиягә республика конкурсына йомгак ясау тантанасы булды. Чара Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан «АК БАРС СОЗИДАНИЕ» Хәйрия фонды белән берлектә оештырылды һәм эшчәнлекләренең 20 еллыгына багышланды.

Тантана датасы очраклы гына сайланмаган – бу көнне танылган хәйрияче Әсгать Галимҗановка 90 яшь тулган булыр иде. Тантаналы көн Казан Кремле диварлары янындагы һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды. Тантанада Иҗтимагый палата, оештыручы фонд вәкилләре, Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин, шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев катнашты. Алар икесе дә Апас районыннан – Әсгать Галимҗан улының туган җиреннән.

Чәчәк салу тантанасыннан соң, чара К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында дәвам итте, конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Апас муниципаль районы башлыгы Айрат Җиһаншин, «АК БАРС» банкы гавами акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, шулай ук республиканың башка министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре бар иде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, кунакларга мөрәҗәгать итеп, Казан Кремле диварлары янындагы ике һәйкәлнең янәшә булуының символик булуын билгеләп үтте:
«Бүген Кремль диварлары астында районыбызның ике танылган кешесенә – батырлыкны, патриотик хисне гәүдәләндерүче Муса Җәлилгә һәм исеме игелек, шәфкатьлелек һәм хәйриячелек символына әверелгән Әсгать Галимҗановка һәйкәлләр куелган. Алар батырлыкка да, шәфкатьлелеккә дә урын булган халкыбыз картинасын чагылдыралар».

Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин оештыручыларга инициативалары өчен рәхмәт белдерде:
«Апас делегациясе бүген тулы составта әлеге конкурсны хуплый. Бөек якташыбызның исеме бронзада гына түгел, ә республиканың коммерцияле булмаган оешмалары дәвам иткән игелекле эшләрдә дә мәңгеләштерелүе безнең өчен аерым бер дәрәҗә. Без оештыручыларга премиянең алга таба да дәвам итүе турында тәкъдим белән мөрәҗәгать иттек — ул традициягә кереп китәр дип ышанам».

 

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев үз чыгышында коммерцияле булмаган секторга ярдәм итүдә партнерлыкның әһәмиятен ассызыклады:
«АК БАРС СОЗИДАНИЕ» фонды инициативасы белән без бүген аның миссиясен дәвам итүче кешеләр өчен Әсгать Галимҗанов исемендәге иҗтимагый премия булдырдык. Әсгать Галимҗан улының якты истәлеге коммерцияле булмаган оешмалар эшендә яшәячәк, ә безнең бурыч – аларны үстерү өчен шартлар тудыру һәм республика гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрүгә реаль өлеш кертүчеләрне бүләкләү. Бүгенге чара – социаль инициативаларга ярдәм итү буенча уртак эшебез нәтиҗәсе».

 

«АК БАРС» банкы гавами акционерлык җәмгыяте идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллинга һәм бөтен банкка хәйрия проектларына күпьеллык ярдәмнәре һәм премияне гамәлгә куюга керткән өлеше өчен аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Оештыручылар шулай ук Казан дәүләт мәдәният институтына тантананы әзерләүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерделәр.

Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында игълан ителгән Конкурс социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалары командаларының гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә һәм республикада хәйриячелек культурасын үстерүгә керткән өлешләрен халык алдында тануга юнәлдерелгән. Премияне алуга расланган социаль нәтиҗә белән озак вакытлы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы оешмалардан барлыгы 60 гариза килгән. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча Экспертлар 5 лауреатны һәм 13 дипломантны билгеләделәр.

Әсгать Галимҗанов исемендәге иҗтимагый премия лауреатлары:
1. «Камалия» ял итү-үстерү үзәге (Чистай шәһәре) автоном коммерцияле булмаган оешма
2. «Донор-Сёрч донорлыгын үстерү институты (донорларны эзләү)» автоном коммерцияле булмаган оешмасы (Казан шәһәре)
3. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүнең «Я СМОГУ» («МИН БУЛДЫРА АЛАМ») автоном коммерцияле булмаган оешмасы (Баулы шәһәре)
4. «Кеше приюты» социаль тернәкләндерү үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы (Казан шәһәре)
5. Хәйрия эшчәнлеген үстерүгә һәм халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүгә ярдәм итүнең «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы (Казан шәһәре)

Дәрәҗәле кунаклар җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды, шулай ук 250 мең сумга кадәр максатчан акча алдылар. Бу акчалар хезмәткәрләрне һөнәри укытуга, аларның күчмә профильле чараларда катнашуына яки оешмада кимендә өч ел эшләгән команда әгъзаларын шифаханә-курортларда дәвалауга юнәлдерелергә мөмкин.

Чараның партнерлары К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Казан дәүләт мәдәният институты һәм Казан шәһәр филармониясе. Иҗат коллективлары чараның рәсми өлешен бәйрәм программасы белән тулыландырып, үз чыгышларын тәкъдим иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International