ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Татарстан Республикасы театр әһелләре берлегенең хисап-сайлау съездында катнаштылар

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

2026 елның 9 февралендә М. Сәлимҗанов исем. Актерлар йортында РФ Театр әһелләре берлегенең бүлекчәсе  – Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлегенең чираттагы Х (XXIV) хисап-сайлау съезды үткәрелде.

Съезд кысаларында бүлекнең соңгы биш елдагы эшенә йомгак ясалды, шулай ук РФ театр эшлеклеләре берлегенең – Татарстан Республикасы театр әһелләре берлегенең бүлекчәсе рәисен, Татарстан Республикасы театр әһелләре берлегенең идарәсе составын, контроль-ревизия комиссиясе рәисен сайлаулар һәм 2026 елның октябрендә үткәреләчәк Россия Федерациясе театр әһелләре берлегенең X (XXIV) Съездына делегатлар сайлаулар үткәрелде.

Съезд эшендә РФ театр әһелләре берлегенннән барлыгы 153 әгъза катнашты – Татарстан Республикасы театр җәмәгатьчелеге вәкилләре, мәртәбәле кунаклар, алар арасында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе Александр Терентьев, РФ Театр әһелләре берлегенең Баш идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Артемьев, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, республика театрлары җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре.

Съездның төп вакыйгасы РФ Театр әһелләре берлегенең бүлекчәсе – Татарстан Республикасы театр әһелләре берлегенең рәисен сайлау булды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ТР Театр әһелләре берлегенең хәзерге рәисен, Г.Камал исем. ТДАТның баш режиссерын Фәрит Бикчәнтәевны яңа биш еллык срокка сайланды. Аның кандидатурасын съездның 118 делегаты хуплады. ТР Театр әһелләре берлегенең рәисе вазифасын Фәрит Бикчәнтәев 2011 елдан бирле башкара. «Созвездие – Йолдызлык» театрының генераль директоры, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Туманов өчен съездның 31 катнашучысы тавыш бирде.

Контроль-ревизия комиссиясе рәисе итеп Ш.Биктемиров исемендәге Казан театр училищесы (техникумы) директоры урынбасары Елена Гельманова сайланды. ТР Театр әһелләре берлегенең идарәсе составына  Г.Камал исем.ТДАТ һәм «Әкият» ТДАТК сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев, М.Җәлил исемендәге ТДАОБТ директоры урынбасары Эдуард Баһаветдинов, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Илнур Гайниев, А.Гыйләҗев исем. Яр Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Олег Кинҗәгулов, Ш. Биктемиров исем. Казан театр училищесы (техникум) директоры Руфинә Таҗетдинова, ТР Театр әһелләре берлегенең рәисе урынбасары Эльмира Фәтхуллина, В.Качалов исем. Казан дәүләт рус зур драма театры башкарма директоры Диләрә Хөсәенова һәм Казан дәүләт яшь тамашачылар театры актрисасы Гүзәл Шакирҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International