6 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының патриотик тәрбия, яшьләр һәм ветераннар эшләре буенча комиссиясенең беренче утырышы булды.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров комиссиянең агымдагы елга бурычларын билгеләде, махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итүгә аерым игътибар бирде.
«Безнең бурыч – махсус хәрби операция ветераннарына тыныч тормышка кайтырга ярдәм итү, аларга мөмкинлекләр һәм перспективалар турында сөйләү. Аларның проблемалары һәм мәнфәгатьләре хакимият органнары дәрәҗәсендә ишетелергә тиешлеге мөһим. Без алар арасында бәйләүче буын ролендә чыгыш ясыйбыз», – дип уртаклашты Тимур Рәфкат улы.
Ул шулай ук яшьләр белән эшләүнең мөһимлеген ассызыклады, моның комиссия эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булуын билгеләп үтте.
«Мәгариф программалары, социаль челтәрләр һәм башка коммуникация каналлары аша яшьләрне патриотик тәрбияләүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Бу безнең эшебезнең мөһим һәм профессиональ алымны таләп итә торган өлеше», – дип өстәде ул.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча комиссия рәисе Әнвәр Мөхәммәтҗанов 2026 елга эшчәнлек юнәлешләрен аерып күрсәтергә тәкъдим итте: ветераннарны эшкә урнаштыруда һәм тернәкләндерүдә ярдәм итү, шулай ук яшьләр белән эшләү, шул исәптән республика районнарында хәрби-спорт әзерлеге һәм патриотик тәрбия үзәкләрен үстерү аша.
Утырышта катнашучылар тәкъдим ителгән юнәлешләрне бертавыштан хупладылар, һәм якын арада комиссия конкрет чаралар һәм аларны гамәлгә ашыру стратегияләрен эшләү максатында аларның һәркайсы турында җентекле фикер алышуга керешәчәк.