Ай саен Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында коммерцияле булмаган оешмалар өчен бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә. Чираттагы консультация турында:
Дата: 30 гыйнвар
Вакыт: 10: 00 дән 12:00 сәгатькә кадәр
Юридик ярдәм «Единые» («Бердәм») федераль проекты кысаларында күрсәтелә, ул эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә коммерцияле булмаган оешмаларның инициативаларын үстерүгә һәм ярдәм итүгә этәргеч бирә.
Әгәр сезнең оешмада юридик ярдәм таләп итә торган сораулар туса, консультациягә язылыгыз:
Телефон: 8 (843) 238-10-00
E-mail: op@tatarstan.er.ru
Социаль проектларыгызны уңышлы гамәлгә ашыру өчен квалификацияле ярдәм алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!