Казанның «Цитадель» хәрби-тарихи клубы барлык теләк белдерүчеләрне «Путешествие во времени: загадки Волжского пути» («Вакыт буенча сәяхәт: Идел юлының серләре») тарихи онлайн-квизына чакыра.
Чараны оештыручылар катнашучыларга иртә Урта гасырның төп сәүдә артерияләренең берсе буенча виртуаль сәяхәткә чыгарга тәкъдим итә. «Цитадель» хәрби-тарихи клубы ассызыклаганча, Идел юлы – ул маршрут кына түгел, ә серләр, бөек казанышлар һәм мәдәниятлар алмашу белән тулы бер чор.
Квиз 23 гыйнварда 15:00 сәгатьтә онлайн-форматта булачак. Катнашучыларны эрудициягә һәм тарихны белүгә мавыктыргыч сынау көтә. Интеллектуаль ярыш йомгаклары буенча җиңүче Татарстанның «КукмАра» брендыннан файдалы призга ия булачак.
Чара Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла торган «Ватан чыганаклары. Бөек Идел юлы» проекты кысаларында үткәрелә. Тестка тоташу өчен сылтама «Цитадель» клубы берләшмәсендә вакыйга үткән көнне 14:45 сәгатьтә урнаштырылачак – https://vk.com/club162802464
