2026 елда Президент грантлары фондының беренче конкурсы нәтиҗәләре буенча 1 469 социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешма 4,9 млрд сум алачак (грантның уртача күләме – 3,3 млн сум). Грантларга илнең барлык төбәкләреннән барлыгы 9 310 проект дәгъва иткән.
Хупланган проектлар саны буенча лидер төбәкләр исәбенә Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм Чиләбе өлкәләре керде.
Татарстан Республикасыннан 34 проект хупланды, иң зур грантны (20,3 млн сум) хәйриячелекне үстерүгә һәм халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүгә ярдәм итүче автоном коммерцияле булмаган «Игелекле Казан» оешмасы алды, бу Татарстан проектларының әлеге конкурста катнашу тарихында иң әһәмиятле күрсәткеч булып тора.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм проектларның уңышлы гамәлгә ашырылуын телибез!