«ЮрСервислар» чат-ботында бушлай юридик ярдәм

2025 елның 28 ноябре, җомга

Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге гражданнарга беренчел бушлай юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый агарту өчен Telegram мессенджерында «ЮрСервислар» – чат-бот проектын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә.

Чат-бот (@PravoChatbot) функционалы кысаларында иң актуаль мәсьәләләр: җир буенча бәхәсләр, юл-транспорт һәлакәтләре вакытында эш итү тәртибе, торак һәм торак булмаган биналарны яңадан планлаштыру мәсьәләләре, контрагентларны тикшерү һ.б. буенча Ассоциация әгъзалары – Татарстан Республикасының практик юристлары тарафыннан эшләнгән чек-битләрдән файдаланып була.

Күрсәтелгән материаллар кулланучыларга хокук белән  бәйле төрле ситуацияләрдә гамәлләрнең база алгоритмнарын алырга мөмкинлек бирә. Тирәнтен анализ таләп итә торган сораулар өчен Ассоциация белгечләреннән бушлай консультация алу мөмкинлеге бар.

Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантын кулланып гамәлгә ашырылды.

Сервиска керү өчен сылтама: @PravoChatbot

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International