Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йорт –Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты булды

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

4 ноябрьдә М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара – «Безнең йорт –Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала- концерты булды. Тантанада ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашты.

Гала-концертта катнашучыларны сәламләп, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дүрт гасырдан артык элек безнең ата-бабаларыбыз берләшкән һәм чит ил басып алучыларына каршылык күрсәткән. Халык ополчениесе чыгышлары һәм диннәре буенча төрле кешеләрдән торган, ләкин аларны Ватанга мәхәббәт берләштергән.

«Россия дошманнары җәмгыятебезне таркатырга, халыкларны милли һәм дини нигездә талаштырырга омтылганда бердәмлек аеруча мөһим. Һәм бүгенге көндә Донбасста, 80 ел элек Бөек Ватан сугышы вакытындагы кебек үк, якташларыбыз илнең суверенитетын һәм иминлеген яклый, махсус хәрби операция кысаларында нацизм янауларына каршы тора. Хәрбиләргә бөтен халык ярдәме, аларның гаиләләренә булышу – безнең бердәмлекнең иң яхшы үрнәге», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, безнең кыйммәтләр нигезендә һәр халыкның телләренә, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә карата үзара хөрмәт һәрвакыт булды һәм шулай булып кала да. Бу өлкәдә республика буенча 270 оешманы берләштергән Татарстан халыклары Ассамблеясе зур эш алып бара. Моңа шулай ук дәүләт программаларын гамәлгә ашыру, милли-мәдәни өлкә учреждениеләре челтәрен үстерү, халык коллективларын үстерү өчен шартлар тудыру юнәлдерелгән. Мөселманнарның Диния нәзарәте, рус православие чиркәвенең Митрополиясе һәм башка конфессияләр белән тыгыз хезмәттәшлектә рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту буенча зур эш алып барыла.

«Халыклар бердәмлеге көнендә «Безнең йорт – Татарстан» этномәдәни фестиваленең гала-концертын үткәрү күркәм традициягә әверелде. Оештыручыларга һәм барлык катнашучыларга энтузиазмнары, туган мәдәниятне яратулары һәм аны популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм  уңышлар телим»,  – диде республика Рәисе.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республика халыкларының этномәдәни үсешенә керткән зур өлеше өчен Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татарстан Республикасының халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты Владимир Федотовка «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырдылар. М. Җәлил ис. Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Олег Мачин Татарстан Республикасының атказанган артисты исеменә ия булды. Балтач районының Кече Лыза урта мәктәбенең удмурт теле укытучысы Наталья Антонова һәм Столбище урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гаяне Парванян «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булдылар. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатларын һәм иҗат коллективларына ярдәм итү өчен сертификатлар да тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International