Халыклар бердәмлеге көне белән!

2025 елның 4 ноябре, сишәмбе

Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйбыз!

Бу бәйрәм Россиянең көче аның халыкларының күп гасырлык дуслыгында булуын искәртә. Һәм Безнең Татарстан – бу көчнең җанлы гәүдәләнеше, мәдәниятләрдән, традицияләрдән һәм ышанулардан торган чын уникаль бизәк.

Безнең җирлектә татарлар һәм руслар, чуашлар һәм удмуртлар, марилар һәм башкортлар, башка бик күп халыклар инде күп гасырлар янәшә яшиләр, хезмәт куялар һәм бергәләп тарихны язалар. Бер үк күк астында мәчет манаралары һәм православие храмнары гөмбәзләре тыныч кына янәшә тора, һәм бу безнең төп байлыгыбыз.

Бу көнне йөрәгегез уртак тарихыбыз өчен горурлык, ата-бабаларыбызның Ватан мәнфәгатьләрен яклау традицияләрен дәвам итүче сугышчыларыбызга рәхмәт, уртак киләчәккә ышаныч белән тулсын иде.

 

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы исеменнән, рәисе З.Р. Вәлиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International