Яр Чаллыда Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чара үткәрелде

2025 елның 26 сентябре, җомга

2025 елның 26 сентябрендә Яр Чаллыда Машина төзүчеләр көне билгеләп үтелде. Төп тантана Яр Чаллыдагы Орган залында үткәрелде. Бина каршында Татарстанның машина төзелеше тармагы казанышларына багышланган зур күргәзмә ясалган иде. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» компаниясе генераль директоры Сергей Когогин һәм башка дәрәҗәле кунаклар белән бергә карады.

КАМАЗ, ЕлАЗ, «Казаньсельмаш», Казан вертолет заводы, «Соллерс Алабуга», «Ремдизель», «МТЗ-Татарстан», «РариТЭК» һәм республиканың башка алдынгы машина төзү предприятиеләре иң яхшы эшләнмәләрен күрсәтте.

Холл эчендә кунакларны «Элекон» заводы, Алабуга аккумулятор заводы, «Питон Кама» һәм башка предприятиеләр эшләнмәләре экспозициясе каршы алды.

Орган залында Машина төзүчеләр көненә багышланган зур бәйрәм булды. Театральләштерелгән прологтан соң тармак хезмәткәрләренә котлау сүзе белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

«Татарстанда тармакның 3 меңнән артык предприятиесе эшли, аларда 135 меңнән артык кеше хезмәт куя. Санкцион басымның катлаулы шартларында предприятиеләрнең хезмәт коллективлары куелган бурычларны лаеклы хәл итәләр, яңа эшләнмәләр уйлап табалар һәм җитештерелә торган продукция күләмнәрен арттыралар. Агымдагы елның җиде ае нәтиҗәләре буенча машина төзелешендә төяп җибәрелгән продукция күләме 1 трлн сумнан артып китте», – дип хәбәр итте ул.

Быел Татарстанда 26 мең берәмлек автотранспорт чарасы, 2 мең берәмлектән артык авыл хуҗалыгы һәм юл-төзелеш махсус техникасы, 1,4 мең берәмлектән артык көнкүреш техникасы җитештерелгән, дип өстәде Татарстан Республикасы Рәисе.

«Бу саннарның һәркайсында  завод эшчеләренең көндәлек олы хезмәте кергән. Башкарылган эш нәтиҗәсендә Татарстан ил субъектларында сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны алып тора», –  дип ассызыклады Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, күп дистә еллар дәвамында Татарстан илебезнең сәнәгать потенциалы терәге булып кала, Россиянең икътисадын үстерүгә һәм оборона куәтен ныгытуга зур өлеш кертә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан машина төзүчеләренә дәүләтнең стратегик бурычларын үтәүгә керткән өлешләре өчен аерым рәхмәт белдерде.

Аерым рәхмәт сүзләрен ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга – мобилизацияләнгән хезмәткәрләргә, аларның гаиләләренә игътибар иткән, аларга ярдәм күрсәткән компанияләргә юллады.
ТР Рәисе республиканың машина төзелеше тармагының алдынгы хезмәткәрләренә федераль һәм республика бүләкләрен тапшырды.

Котлаулар моның белән генә төгәлләнмәде. Бу көнне ветераннарга һәм машина төзүчеләрнең хезмәт династияләренә аерым игътибар бирелде.

Шулай ук «Иң яхшы яшь инженер» номинациясендә бүләкләү булды.

Аннары бәйрәм кунаклары хозурына Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Венера Ганиева, ТРның атказанган артисты Артур Исламов, ТРның халык артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов, КАМАЗ, Казан вертолет заводы, Казан авиация заводы һәм башка бик күп иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерты тәкъдим ителде. Бәйрәм Россия Федерациясенең атказанган артисты, автор-башкаручы, музыкант Сергей Трофимов чыгышы белән тәмамланды.

Чараларда ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Евгений Гибин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International