ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Тамара Федорова мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында катнашты

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

«Талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре 2025 елның 24 сентябрендә мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында каралды. Моннан тыш, парламентарийлар мәктәпкәчә, мәктәп һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслаучы, шулай ук фән һәм фәнни эшчәнлек, мәдәният һәм физик культура һәм спорт турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектларын карадылар. Утырышта ТР Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе Тамара Федорова катнашты.

Республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин билгеләп үткәнчә, «ТРнда талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләгәндә, бу юнәлештә эш республика министрлыклары һәм ведомстволарын, муниципалитетларны, әйдәп баручы компанияләрне, университетларны, мәктәпләрне, иҗтимагый оешмаларны һәм Һөнәри берләшмәләрне җәлеп итеп системалы нигездә алып барыла.  Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру буенча вәкаләтле орган булып Казан ачык талантлар университеты тора.  

Шулай ук Комитет утырышында 2026 елга һәм 2027 - 2028 елларның планлы чорына мәктәпкәчә, мәктәп һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативлары турында фикер алыштылар. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә нормативлар төркемнәрнең юнәлешеннән, мәктәпкәчә оешманың территориаль яктан кайда урнашуыннан, атнага эш көннәре саныннан, балаларның булу вакытыннан, төркемдә тәрбияләнүчеләрнең яшеннән, аларның сәламәтлек торышыннан чыгып билгеләнә. 2026 елга мәктәпкәчә һәм мәктәп, шулай ук өстәмә һәм һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү нормативлары 2025 ел белән чагыштырганда 20% ка арттырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International