Авыл хуҗалыгы җирләреннән нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Зөфәр Юнысов катнашты

2025 елның 26 сентябре, җомга

24 сентябрьдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы булды, анда парламентарийлар Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану өлкәсендә хокук куллану практикасы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта ТР Иҗтимагый палатасының торак-коммуналь хуҗалык һәм экология комиссиясе рәисе Зөфәр Юнысов катнашты.

Татарстанда туфракның уңдырышлылыгы турындагы доклад белән «Татарский «ЦАС» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры Әнәс Локманов чыгыш ясады. «Әгәр республиканың гомуми мәйданы 6 млн.783 мең га булса, 4,5 млн. га диярлек авыл хуҗалыгы җирләре, –  дип билгеләп үтте Әнәс Локманов. – Республикада миллион гектардан артык әче туфрак исәпләнә, бу тикшерелгән чәчүлек мәйданының 44% ын тәшкил итә. Әче туфрак булу авыл хуҗалыгы культураларыннан югары һәм тотрыклы уңыш алуны чикләүче төп факторларның берсе булып тора».

Әнәс Локманов туфракның уңдырышлылыгын киметү проблемасына аерым тукталды. «Татарстанның 125 авыл хуҗалыгы предприятиесе «туфракның уңдырышлылыгы сизелерлек кимүе» критериена эләгә», – дип ассызыклады ул. – Ел саен без 20 мең гектарга якын шундый җирләрне ачыклыйбыз. Шул ук вакытта безнең Краснодар, Ставрополь, Ростов-Доннан коллегаларыбыз аларның мондый мәйданнарның бер гектары да булмавын билгеләп үтәләр».

Туфракның уңдырышлылыгы кимү һәм аның туклыклы элементларын югалту проблемасының актуальлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков та билгеләп үтте. «Татарстанда 2019 елдан авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен минераль ашламалар сатып алуга чыгымнар өлешен субсидияләү программасы гамәлдә, – дип билгеләп үтте Ирек Садыйков. – Соңгы елларда үзләштерелүчәнлекнең югарырак проценты исәбенә ашламаларның сыек формаларын куллану арту тенденциясе бара. Бу чыгымнарны сизелерлек киметергә һәм минераль туклануны оптималь балансларга мөмкинлек бирә.»

Татарстанда «Авыл яши – Деревня живет» проектын гамәлгә ашыру турында комитет утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International