ТР Иҗтимагый палатасы белән турыдан-туры элемтәдә: Татарстанда сайлаулар бәйрәм кебек уза

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

2025 елның 14 сентябрендә иртәнге сәгать җидедә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Иҗтимагый күзәтү штабы һәм Ситуация үзәге эшли башлады.

Берничә сәгатьтән бөтен республика буенча һәм аннан читтә сайлау барышын реаль вакыт режимында бәяләү өчен муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советлары белән онлайн-элемтә оештырылды.

Иртәнге сәгать уннан башланган туры эфир Татарстанның төрле почмакларыннан, хәтта Мәскәүдән дә вәкилләрне берләштерде. Элемтәдә мәртәбәле кунаклар: сайлауларны контрольдә тоту буенча РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары советының мониторинг эш төркеме әгъзасы Александр Малькевич һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская катнашты.

Беренче булып элемтәгә Мәскәү шәһәрендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында урнашкан экстерриториаль сайлау участогы чыкты. Күзәтүчеләр бәйрәм рухы һәм тавыш бирүнең югары активлыгы турында хәбәр иттеләр.

«Иртәнге 7дән кешеләр килә, якташларыбыз бик күп. Бурденко госпиталендәге егетләребез тавыш бирде инде. Музыка уйный, татар камыр ризыклары сатыла. Олы бәйрәм хисе», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Ольга Павлова. Ул тавыш бирү процессының бик яхшы оештырылуын билгеләп үтте.

Татарстан муниципалитетларыннан күренеш бертавыштан булды: сайлаулар чын гаилә бәйрәменә әверелде, барысы да килеп тавыш бирде, кәефләре шәп.

Аксубай районы Иҗтимагый советы рәисе Ирина Телешева хәбәр иткәнчә, аның участогында сайлаучыларның 60% тан артыгы тавыш биргән: «Урамда күңелле шау-шу! Шашлык, коймак әзерлиләр, зур казанда пылау пешерәләр. Килүчеләр бик күп», –  дип сөйләде ул, участокта картиналар күргәзмәсе һәм концерт оештырылуын өстәп.

Биектау районы Иҗтимагый совет рәисе Рафис Газизов сайлаучыларның активлыгы һәм быелгы яңалыклар турында сөйләде: участокларда гриппка каршы прививка ясатырга мөмкинлек биргән медицина пунктлары оештырылган. Ул  ассызыклаганча, кыенлыклар белән хәрәкәтләнүче гражданнарга һәм өйдә тавыш бирү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Бөгелмә районы Иҗтимагый советы рәисе Елена Архарова төгәл саннар китерде: сайлауларда 76 489 сайлаучы катнаша, изолятор һәм хастаханәне дә кертеп, 77 участок ачылган.

Бөгелмәдә тавыш бирү зур күләмле фермер товарлары ярминкәсе белән бара, анда бюллетень күрсәтүчеләр өчен ташламалар гамәлдә. Төзекләндерү таләп итә торган юллар өчен параллель тавыш бирү төп яңалык булды. Участокларда сайлаучылар проблемалы урамны күрсәтү өчен бланклар ала. Формалаштырылган «халык рейтингы» 2026 елда юлларны капиталь ремонтлау программасының нигезе булачак.

Алабугада ассызыклаганча, иҗтимагый советлар кадрлар әзерләү урынына  әверелә. Җирле советның өч әгъзасы бу көнне үзләре депутатлыкка сайланды.

Яшел Үзәннән Ольга Купоросова 1503 нче номерлы участокның эшен күрсәтте, анда төрле партияләрдән һәм иҗтимагый оешмалардан күзәтүче хатын-кызлар актив роль уйный. Бу гомумреспублика тенденциясен чагылдырды: ТР Иҗтимагый палатасы мәгълүматлары буенча, быел күзәтүчеләрнең 80% ы – хатын-кызлар, бу халыкның хатын-кызлар арасында югары гражданлык активлыгы турында сөйли.

Беренче тоташуга нәтиҗә ясап, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева: «Бу сәгатькә картина менә шундый: актив тавыш бирү, яхшы кәеф, бөтен гаилә белән сайлауларга баралар. Участокларда хокук бозулар теркәлмәгән».

Муниципалитетлар белән турыдан-туры элемтәнең киләсе сессияләре, сайлау процессының максималь үтә күренмәлелеген һәм ачыклыгын тәэмин итү өчен, тавыш бирү ахырына кадәр һәр өч сәгать саен узачак, дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International