Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы җәмәгать күзәтүчеләрен әзерләүне төгәлли

2025 елның 5 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы бердәм тавыш бирү көне – 14 сентябрь өчен җәмәгать күзәтүчеләрен әзерләүне тәмамлый.

Укыту нәтиҗәләре буенча күзәтүчеләр теоретик белемнәр җыелмасын гына түгел, эш итүнең әзер планын да үзләштерделәр. Алар хокук бозуларны юридик яктан дөрес итеп теркәү, сайлау комиссиясе әгъзалары, ТР Иҗтимагый палатасы штабы вәкилләре һәм сайлаучылар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү күнекмәләренә ия булдылар. Алган күнекмәләр аларга штаттан тыш ситуацияләрдә ышанычлы эш итәргә мөмкинлек бирә, бу исә тавыш бирүнең дөрес һәм үтәкүренмәлелеге нигезе булып тора.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18 нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International