26-28 августта Татарстан нефть-газ химиясе форумы узды. Форумда Россия нефть-газ компанияләренең яңа чынбарлыкта үсеш перспективалары, Россия нефть-газ-химия комплексының технологик суверенитеты юлындагы заманча мәсьәләләр, нефть-газ тармагын цифрлы трансформацияләү инициативалары һәм иң яхшы практикалары һәм башкалар турында фикер алыштылар.
ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Михаил Мельников форум кысаларында «Тере сөйләшү» сораулар һәм җаваплар сессиясенең модераторы булды. Оештыручылар Михаил Мельниковның югары профессиональлеген билгеләп үттеләр, ул барлык катнашучылар өчен дә ышанычлы атмосфера тудырырга ярдәм итте.

