Нефтьчеләр көнендә «Виктория» көмеш волонтерлар төркеме (Азнакай районының Актүбә шәһәр тибындагы бистәсеннән) махсус хәрби операция сугышчылары өчен үз куллары белән әзерләнгән әйберләр күргәзмәсе оештырды. Һәрбер әйбер – җылы оекбаштан алып беренче чиратта кирәкле практик әйберләргә кадәр – бистә халкының Ватанны саклаучылар өчен кайгыртуы, җылылыгы һәм ярдәме белән сугарылган иде.
Шулай ук «Виктория» хәрәкәтенең иң актив катнашучыларын бүләкләү тантанасы булды.


