Бәйсезлек, гаделлек һәм компетентлык: ТР Иҗтимагый палатасы җәмәгать күзәтүчеләрен өйрәтә

2025 елның 23 августы, шимбә

Теләсә кайсы сайлау процессының төп бурычы –  аның легитимлыгы һәм ачыклыгы. Нәкъ менә шуңа күрә, чагыштырмача кыска тарихына карамастан, сайлауларда Иҗтимагый күзәтү институты сайлау процессының аерылгысыз өлешенә әверелде.

ТР Иҗтимагый палатасы экспертлары һәм юрист-практиклар тәҗрибәсен берләштерү комплекслы якын килүне тәэмин итә. Күзәтүчеләр сайлау хокукының коры теориясен генә түгел, ә реаль кейслар, интерактив практикумнар да ала.

Укуларны үтү нәтиҗәсендә күзәтүчеләр фактлар җыелмасы белән генә түгел, гамәлләрнең әзер планы белән китә. Алар теләсә нинди вәзгыятьне юридик яктан дөрес теркәп бара, сайлау комиссиясе әгъзалары, штаб һәм сайлаучылар белән нәтиҗәле аралаша, шулай ук штаттан тыш хәлләрдә ышанычлы эш итә беләләр, шуның белән тавыш бирүнең намуслылыгын һәм үтәкүренмәлелеген тәэмин итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International