22 августта Россиянең Дәүләт әләме көне уңаеннан Татар Шаршадысы авылында Салавыш, Барҗы-Пельга һәм Кырынды авыллары халкы катнашында тантаналы чара үткәрелде.
Чарада авыллардан сәнгать коллективлары катнашты. Әгерҗе районы Иҗтимагый советының авыл үзидарәсе буенча даими комиссиясе рәисе Ромель Маннапов авылдашларын котлады.
