Арча районында бердәм «Россиядә эш» бренды белән, яңартылган заманча кадрлар үзәге ачылды. Бу төзекләндерү һәм яңадан җиһазлау гына түгел, эшкә бөтенләй яңа караш. Ел саен бирегә төрле сораулар буенча йөзләгән кеше мөрәҗәгать итә, алар эшне югалткач, яңасын эзләү өчен генә түгел, карьера юнәлешен үзгәртү, яңадан уку өчен дә киләләр. Үзәктә яңа сервислар да кертелә – эш тәкъдим итүчеләр өчен дә, халык өчен дә инструментлар.
Арча районы Иҗтимагый советы рәисе Надия Мифтахетдинова кадрлар үзәген ачуда катнашты һәм гражданнарның хезмәт хокукларын яклау турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
.jpg)


