Азнакай районы Иҗтимагый советы әгъзасының Татарстан Республикасы Рәисе грантын гамәлгә ашыру буенча гавами хисабы булды

2025 елның 31 июле, пәнҗешәмбе

30 июльдә Азнакай районы Иҗтимагый советы әгъзасы М.М. Рәшитованың Татарстан Республикасы Рәисе грантын гамәлгә ашыру буенча гавами хисабы булды, аның кысаларында «Туган як» проекты уңышлы үсеш ала. Чарада Иҗтимагый совет рәисе Әхмәдишина Л., шулай ук совет әгъзалары — Хвалеева Н.В. һәм Шәрифуллина И. катнашты.

«Туган як» проекты сөендерүен һәм илһамландыруын дәвам итә! Ул көннән-көн яктырак, баерак һәм кешеләргә якынрак була бара. Бу табигатьтәге чаралар гына түгел — буыннар арасындагы күпер, гаилә традицияләрен ныгыту, туган җиргә мәхәббәт һәм фикердәшләр арасында тере аралашу. Актүбә поселогының иҗтиагый советы рәисе Н.В. Хвалеева җитәкчелегендә көмеш волонтерлар катнашты.

Шул ук көнне проект кысаларында 12 нче тапкыр су юлын кичү үткәрелде, аңа өч буыннан торган уникаль гаилә кушылды, юбиляр Әлфия Баһаветдин кызына 80 яшь тулу уңаеннан су юлын кичү бүләк ителде.

Юлда проектның партнеры Д.А. Мусин гитарада уйнады, яраткан җырлар башкарылды – ихлас атмосфера булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International