Кошкиннарның тату гаиләсе ТР Иҗтимагый палатасының «Бүләккә китапханә» акциясе кысаларында китаплар җыйды. Җыелган китаплар арасында Алексей һәм Вера Кошкиннарның авторлык шигырь һәм проза җыентыклары да бар.
«ЮЛА» балалар әдәби берләшмәсе иң яшь укучыларга балалар өчен китаплар тапшырды һәм Яшел Үзән шәһәренең Җиңү паркы һәм А.В. Крыловның Зөя утрау-шәһәрчеге картинасы репродукциясе төшерелгән открыткаларга сәламләү сүзләре яздылар.
Яшел Үзән шәһәренең 14 нче номерлы лицее, 16 нчы номерлы урта мәктәбе укучылары да ТР Иҗтимагый палатасы акциясенә кушылдылар.
Китапларны 5 августка кадәр «Лисичанск балаларына китаплар» тамгасы белән Яшел Үзән шәһәренең 14 нче номерлы лицее вахтасына (Купоросова Ольга Владимировна җаваплы) һәм Яшел Үзәннең «ПОРТ» Яшьләр үзәгенә (Калистратова Веста Владимировна җаваплы) тапшырырга була.
Китапларны 2025 елның 10 августына кадәр ТР Иҗтимагый палатасына түбәндәге адрес буенча тапшыра аласыз: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а, 136 каб.
Игелек акциясенә кушылыгыз!